Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне окоп шәмнәре буенча мастер-класска чакыралар!

Окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класста теләгән һәркем катнаша ала.

7 февральдә 16:00 сәгатьтә Гафиятуллин, 39А адресы буенча «Заря» яшьләр (яшүсмерләр) клубында окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Окоп шәмнәре фронтта алыштыргысыз. Мондый шәм 8 сәгатькә кадәр янарга мөмкин, аны җылыту һәм киптерү өчен генә түгел, ә ризык әзерләү өчен дә кулланалар. Әзерләнгән шәмнәр безнең солдатларга махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәреләчәк. 

Окоп шәмнәре – гади һәм эффектив җылыту, яктырту чарасы. Аларны хәтта өй шартларында да ясап була. 

Окоп шәмнәре ясау өчен кирәкле материаллар:

  1. Консерв банкасы.
  2. Фитиль өчен картон яки кәгазь.
  3. Парафин, май яки иске шәмнәр.
  4. Кайчы яки пычак.
  5. Каргаборын (плоскогубцы)
  6. Ут чыганагы (шырпы, зажигалка)

Окоп шәмнәрен эшләү этаплары:

  1. Банканы чистартып, турайтып әзерләргә кирәк. 
  2. Банканың өске ягына берничә тишек тишәргә кирәк.
  3. Парафинны эретеп, фитиль үзәктә калырлык итеп банкага агызырга. 
  4. Катнашманың суынганын көтәргә кирәк.

Окоп шәмнәрен куркынычсыз урында кулланырга кирәк.

Окоп шәмнәре – гади, файдалы, кирәкле нәрсә. Аны походта, кыр шартларында яки электр булмаган вакытта кулланырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса