Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Бәхетле бергә 2.0» проектына старт бирелде

Программада 7 пар катнашты.

ЗАГСта Әлмәт районы яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан грант проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Бәхетле бергә 2.0» проекты кысаларында никахлашырга карар кылган 7 пар өчен интерактив программа узды. Ул никахлашкан парларны якынайтуга юнәлдерелгән, проектта мөнәсәбәтләрне законлаштырган 1000 парны колачлау планлаштырыла.

Мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм гаилә традицияләрен булдыру буенча чаралар сериясе ел дәвамында узачак. Шулай ук яшь парларга шәһәр һәм район сәүдә предприятиеләреннән ташламаларга сертификатлар һәм купоннар тапшырылачак.

«Бәхетле бергә 2.0» проекты Әлмәт муниципаль районында демографик хәлне күтәрүгә юнәлдерелгән.

Проектка 89503114645 телефоны буенча шалтыратып, яшь парлар бушлай кушыла ала.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса