Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә кышкы бозның куркыныч булуын искәртү максатыннан рейд узды

Эри торган бозга чыгу куркыныч!

Экология һәм төзекләндерү департаменты белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә, кышкы балык тотуны яратучыларга кышкы бозның мәкерле булуы турында тагын бер кат искәртү өчен профилактик рейд үткәрделәр.

Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев катлаулы һәм куркыныч боз торышы турында кисәтә. Эри торган бозга чыгу куркыныч. Җылыну башлангач, бозга чыгу тыела!

Тыюны бозган өчен 2 мең сум күләмендә административ штраф каралган.

Тормышыгызны, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз-юкка куркыныч астына куймагыз! Сак булыгыз.

Куркыныч вакытында 112 номерына шалтыратыгыз.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса