«Командирсыз калдык, әмма аның эшен дәвам итәбез»
Нефтьчеләр каласында сугышчы-интернационалист Геннадий Денисовны искә алдылар
«Сугышчан туганлык» («Боевое братство») республика бүлекчәсенең Әлмәт оешмасы рәисе 2023 елның 14 сентябрендә бакыйлыкка күчте.
Запастагы подполковник Геннадий Денисов иҗтимагый эшчәнлек, яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнде. Сугышчан иптәшләре өчен дә, ветераннар өчен дә, авылдашлары өчен дә, мәктәп укучылары өчен дә ул үз кеше иде. Вафатыннан соң вокаль конкурс-ка аның исемен бирделәр. Аның хөрмәтенә бокс турниры да уздырылды.
Конкурсантлар күбәйде. Шәһәр паркында Ислам Вәлиев башкаруында җыр яңгырый. Егет Азнакайдан килгән. «Журавли» төбәк патриотик җыр конкурсында беренче тапкыр катнашуы. Һәм беренче тапкыр итальян телендә җырлый, элек рус, татар телләрендә генә әсәрләр башкарган булган.
- Бу җыр партизан турында. Ир хатыны белән хушлаша да үз теләге белән сугышка китә, шунда һәлак була, - дип сөйләде Ислам Вәлиев.
«Журавли» конкурсы узган ел барлыкка килде. Аны «Сугышчан туганлык» белән бергә Әлмәт музыка көллияте педагоглары оештырды.
- Беренче тапкыр анда 20 талантлы егет катнашкан иде. Быел конкурсантлар ике тапкыр күбрәк булды. Гала-концерт иң яхшыларны җыйды, - дип сөйләде Әлмәт музыка көллияте педагогы Гөлназ Кәримова.
2023 елда Геннадий Денисов жюри составында булган. Быел исә конкурс офицер истәлегенә багышланды һәм аның исемен йөртә. Вафатына кадәр Геннадий Иванович «Сугышчан туганлык» әгъзалары белән музыка көллиятендә еш була. Ветераннар биредә сыйныф сәгатьләре үткәрәләр, хатирәләре белән уртаклашалар.
- Ул бик тыйнак, гади кеше иде. Беркайчан да бүләкләре, сугышчан тәҗрибәсе белән мактанмады. Эчкерсез иде, чын патриот. Казанышлары белән мактанмаса да, тирә-юньдәгеләр аның зур хәрефтән языла торган Кеше икәнен беләләр иде, - дип искә ала музыка көллияте педагогы Наталья Попова.
Хәтер үлемнән көчлерәк. Сугыш хәрәкәтләре ветеранына бокс буенча ярышлар да багышланды. Алар аның туган ягында - Рус Акташында узды. Турнир Акташ сугышчылары мемориалына чәчәкләр салудан башланды. Һәйкәл янына авыл халкы, «Сугышчан туганлык» әгъзалары, ярышларда катнашучылар һәм оештыручылар җыелган иде.
- Геннадий Иванович белән без эштән соң спорт комплексына еш килеп, күнегүләр ясый идек. Ә хәзер монда аның истәлегенә турнир үткәрәбез. Ул ветераннар оешмасын җитәкләде, яшьләр белән дә эшли, инициатива күрсәтә иде. Гади генә итеп әйткәндә, ул - чын ир кеше. Кайвакыт каты, кайвакыт йомшак та була иде. Компаниянең җаны иде ул. Аның белән сөйләшү һәм хәтта бәхәсләшү дә кызык иде. Күпкырлы шәхес, - дип истәлекләре белән уртаклашты Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Сергей Белоногов.
Геннадий Денисов истәлегенә хөрмәт күрсәтеп, боксчылар рингка чыкты. Җиңү өчен бөтен Татарстаннан 60 кеше бил алышты. Үз категорияләрендә иң яхшылар бүләкләргә лаек булды.
- Бу - Җиңү көненә багышланган традицион ярышлар. Быел аларны сугышчы-интернационалист Геннадий Денисовка багышлыйбыз. Ул Советлар Союзы һәм Россия өчен күп эшләр башкарган шәхес, - дип сөйләде турнирның баш судьясы Марсель Агазарян.
Геннадий Денисов спорт инициативаларын һәрвакыт хуплый, үзе дә яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә. Сызрань югары хәрби вертолет училищесында укыган елларында классик көрәш, дзюдо һәм карате белән шөгыльләнә.
- Әти барлык спорт чараларында да катнашты. Мине һәм башка балаларны кул сугышына өйрәтте. Хәзер менә улым Рус Акташы спорткомплексына бокска йөри. Тренерларга рәхмәт әйтәсем килә, чөнки безнең авылда башка секцияләр юк. Турнирда катнашучыларга рәхмәтлемен. Әтиемне онытмавыгыз өчен рәхмәт, - дип ихлас рәхмәтен белдерде Андрей Денисов.
Геннадий Денисов 64 нче яше белән барганда безне ташлап китте. Ул 1959 елда Рус Акташында туган. 1976 елда Сызрань югары вертолет училищесына укырга керә. Очучы булып китә. 22 яшендә Әфганстанга эләгә. Джелалабад шәһәрендә 335 нче хәрби полкта хезмәт итә. Хезмәт елларында 500 сәгать очу белән 315 хәрби очыш ясый. Соңрак биш ел Германиядә хезмәт итә. Аннары Төркестан округында контрабандистларны тоткарлау буенча операцияләрдә, 1988 елның маенда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруда катнаша. Хезмәт вакытында вертолет командирыннан эскадрилья командирына кадәр юл үтә.
Геннадий Иванович Курск дәүләт университетының юридик факультетын тә-мамлый. Мәктәптә укытучы булып эшли, сак предприятиесенә җитәкчелек итә, туган авылын җитәкли. Гомеренең соңгы елларында «Сугышчан туганлык» ветераннар оешмасы рәисе була.
Геннадий Денисовны соңгы юлга хөрмәт белән озаталар. Ул Рус Акташында җирләнгән.
- Без командирсыз калдык, әмма аның эшен дәвам итәбез. Конкурслар, турнирлар, ярышлар уздырабыз, - дип хәбәр итте «Сугышчан туганлык» оешмасының яңа җитәкчесе Юрий Максимов.
Киләсе чара - БПЛА белән идарә итү буенча ярышлар - май азагында «Кванториум»да узачак.
Тимур Туманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia