Айнур Исхаков «Теләкләр чыршысы»ннан баланың хыялын тормышка ашырачак.
Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты, дип хәбәр ителә аның телеграм-каналында.
Ул чыршыдан 9 яшьлек Руфина теләге белән «шар» алды. Кыз Яңа елга кечкенә рәссам иҗаты өчен җыелма сораган. Шәһәр җитәкчелеге белән бергә, күркәм традициягә теләгән һәркем кушыла ала. Чыршы хакимият бинасында урнаштырылган.
Фото: Айнур Искаковның тг-каналы