Җимерек отмостка өчен Әлмәт «ЖЭУ-3» 100 мең сум түләргә туры киләчәк
Элегрәк идарәче компания вәкилләре Татарстан торак инспекциясе таләпләрен игътибарсыз калдырган иде.
Суд Әлмәтнең «ЖЭУ-3» компаниясенә зур штраф салган. Сәбәбе – ватык отмостка. Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, берничә ай элек белгечләр идарәче компаниягә Шевченко урамындагы 3 нче йорт периметры буенча җимерелгән урыннарны торгызуны таләп итеп күрсәтмә биргәннәр. Әмма аны "ЖЭУ-3" вәкилләре үтәмәгән. Белгечләр искә төшергәнчә, отмостка бина һәм подвалдагы коры грунтны саклап, яңгыр һәм кар сулары агып төшсен өчен кирәк. Бу гөмбә һәм күгәрек барлыкка килү куркынычын киметә, шулай ук үсемлекләрнең тамырлары шытудан саклый, алар вакыт узу белән фундаментка зыян китерергә мөмкин. Моннан тыш, отмостка йортны бизи, тәмамланган кыяфәт бирә.
«Идарәче компания башта отмостканы җимерүгә юл куйды. Ә соңыннан аны торгызу турындагы күрсәтмәне игътибарсыз калдырды», - ди инспекторлар. Суд карары буенча идарәче компания 100 мең сум штраф түләргә тиеш. Әгәр отмостканы торгызмасалар, «ЖЭУ-3» вәкилләренә яңадан суд каршына басарга туры киләчәк.
Фото: t.me/gji_rt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа