Әлмәтнең дүрт урамында чокырларны ямадылар
Эшчеләр асфальт-бетон катнашмасын кулланганнар.
Әлмәттә шәһәр автообиль юллары идарәсе эшчеләре төнлә дүрт урамда чокырлар төзекләндерде. Совет, Сөләйманов, Белоглазов һәм Индустриальная урамнарындагы чокырларны ямадылар. Эшчеләр автомобильчеләргә уңайсызлыклар тудырмас өчен төнге вакытны сайлаганнар, дип ачыклык кертә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. Юл төзүчеләр, авария хәлендәге урыннарны ачыклап, аның торышын бәяләделәр. Аннары асфальт-бетон катнашмасын кулланып, чокырларга ремонт ясаганнар.
2024 ел башыннан оешма асфальт-бетон катнашмасын кулланып, 4000 кв.метрдан артык юл өслеген ремонтлаган.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа