Кышкы юллар имин булсын
Ноябрьнең беренче көне суык икән, бер атнадан бураны да дулар, дигән сынамыш йөри халыкта.
Чыннан да, кышка кереп барабыз икән бит. Ә кыш инде ул кар, буран, бозлавык дигәнне аңлата.
Көзнең соңгы ае ЮХИДИ һәм автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре өчен генә түгел, барлык машина йөртүчеләр өчен дә иң җаваплы чор. Һава температурасы түбәнәю, явым-төшем юлларда беренче бозлавыкларны барлыкка китерде. Шуңа күрә дә автомобиль хуҗалары беренче эш итеп җәйге резинаны кышкыга алмаштыру хәстәрен күрделәр. Әлмәтнең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт хуҗаларына дистанцияне сакларга, юл һәм һава шартларын исәпкә алып, шул шартларга туры килә торган тизлек белән генә хәрәкәт итәргә кирәклеген кабат искәртте.
– Яшерен-батырын түгел, машиналарындагы тәгәрмәчләре берсе җәйге, икенчеләре кышкы белән йөрүчеләр байтак әле. Бу шулай ук һәлакәт килеп чыгу куркынычын арттыра. Юлга чыкканчы, игътибар белән тәгәрмәчләрнең тәртиптә булуын күзәтеп-карап чыгарга киңәш итәбез, – дип кисәтә инспекторлар.
Шәһәр халкын, әлбәттә, иң беренче чиратта ишегалларындагы, урамнардагы юлларның торышы кызыксындыра. Әлмәт автомобиль юллары идарәсе, елдагыча, күтәренке рухта әлмәтлеләрне бу уңайдан алдан ук тынычландырып куярга ашыкты. Шуны да искә төшереп узарга кирәк, әлеге предприятие гомуми кулланышта булган 400 километрдан артыграк юлга хезмәт күрсәтә, 80 километр озынлыктагы тротуарлар һәм 117 километр велоюллар да алар карамагында. Кышкы сезонга идарә тарафыннан 5000 тонналап реагент әзерләп куелган икән инде. Тоз-ком катнашмасын шәһәр эчендәге юлларга күптән сипмибез, дип тә ышандыра юлчыларыбыз.
Шәһәр юллар идарәсендә техника артыгы белән җитәрлек, ләкин шул трактор-машиналарда эшләрдәй кешеләр генә җитми икән. Кышкы чорда быел 38 берәмлек техника гына эшкә җигеләчәк, гәрчә ел да 50 ләп берәмлек була торган иде. Димәк, кадрлар кытлыгы, чыннан да, үзен сиздерә. Предприятиедә уртача хезмәт хакы, дөрес булса, алтмыш мең – теләге булганнарны эшкә көтәләр.
«Юл газабы – гүр газабы» дип юкка гына әйтмиләр инде ул. Ә кышкы юл мең мәртәбә михнәтлерәк икәнен башына төшкән кеше үзе генә белә. Шәһәрдәге юллар гына түгел, трассалардагы, авылларга керә торган юллар да игътибардан читтән калмасын иде инде. Монысы инде «Татнефтедор» оешмасына төбәп әйтелгән сүз.
– Бүген без кышка тулысынча әзер. Кар яуганны гына көтәбез. Елга комы җитәрлек, Пермь краеннан да чимал кайтарттык. Эш ике сменада оештырылган. Техника да, эшчеләр дә тулы комплектта. Оешмада уртача хезмәт хакы 81 мең сум тәшкил итә. Кышны әйбәт кенә уздырып чыгарга бөтен мөмкинлекләр дә бар, – дип ышандырды «Татнефтедор» оешмасының Әлмәт идарәсе җитәкчесе Фидаил Хәернасов. Ышанабыз инде. Амин, шулай булсын дигән теләктә генә калабыз – нәтиҗәсен вакыт үзе күрсәтер.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа