Зарыгып көтәләр - куанып кабул итәләр
Махсус хәрби операция зонасына илебез иминлеген якларга киткән якташларыбыз бүген дә бездән ярдәм көтә.
Районда һәм шәһәрдә эшләп килүче волонтерлар штабларында эш тынмый – биредә маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, кием-салым, урын-җир тегәләр, оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, азык-төлек әзерлиләр, медикаментлар туплыйлар. Боларның барысы да бик соралган, барысы да бик кирәк МХО зонасындагыларга. Авыл җирлекләрендә халык аеруча активлаша төште. Мисал өчен, Рус Акташында Г.Х. Корчашкина җитәкчелегендәге «Пчелки» волонтерлар төркеме чираттагы маскировка челтәрләрен үреп тапшырды. Яңа Нәдер, Югары Мактама, Тайсуган, Габдрахман, Иске Михайловка, Кичүчат, Чупай һәм башка торак пунктларда да халык гуманитар ярдәм туплау белән мәшгуль. Күптән түгел Әлмәт җирлегеннән хәрбиләребезгә 11 миллион сумлык 8 тонна авырлыктагы 33 нче гуманитар конвой исән-имин илтеп тапшырылган иде. Әлеге гуманитар ярдәм биш подразделение – «Алга» батальонының 1234 нче полкы, «Гранит» танк батальонының 88 нче бригадасы, аерым танк батальонының 91 нче һәм 35 нче бригадалары өчен махсус җыелды. Волонтерлар егетләребезгә Әлмәттән заманча РЭБ системалары, автомобильләр, пилотсыз очкычлар, мотоцикллар, роботлы платформалар, шәхси посылкалар, азык-төлек, медикаментлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм балаларның солдатларга язган хатларын кадерләп-саклап алып бардылар. Солдатлар исә әлмәтлеләргә видеоязмалар аша ихластан рәхмәтләрен җиткерделәр, Җиңүне якынайту өчен, илебез иминлеге өчен алга таба да көрәшәчәкләрен белдерделәр.
– Без туган җиребезнең җылысын, сезнең һәрберегезнең кайгыртуын сокланып, сагынып һәм яратып кабул итәбез. Күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек утын сүндермичә ярдәм итеп торганыгыз өчен рәхмәт барыгызга да, – ди алар, дулкынланып. Аеруча кайнар рәхмәтләрен хәрбиләребез предприятие-оешмаларга, депутатларга, «Мегасети», «Ассоль» штаблары волонтерларына, укучыларга, укытучыларга һәм фидакарь әлмәтлеләргә юллаганнар. Шулай, янәшәдәге ярдәмне тоеп торганда Җиңүгә ышаныч арта гына бара шул. Илебез өчен иң җаваплы чорда беребез дә ярдәм итүдән читтә калмасак иде. Әлмәттә патриотик рухлы, бердәм һәм тырыш халык яшәвен әнә шулай изге гамәлләребез белән дәлиллик, батыр якташларыбызга ышанычлы таяныч һәм терәк булыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа