Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне диспансеризация узарга өндәде
Мобиль комплекс Түбән Мактамада эшли.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне диспансеризация узарга өндәде. Тикшерү узарга теләүчеләр өчен Түбән Мактамада мобиль медкомплекс эшли. Бу хакта ул үзенең телеграм -каналында хәбәр итте. Мобиль комплекс көн саен 8:00 – 20:00 сәгатьләрдә Промышленная урамында, 1б «Мактама Парк» янында эшли. Моннан тыш, беркетү урыны буенча поликлиникада да тикшерүләр узарга мөмкин.Үзегез белән белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.
« Сәламәтлегездән зарланмасагыз да, диспансеризация мөһим. Кайчагында вакытында үтелгән тикшерү гомерне саклап калырга мөмкин. Тагын бер тапкыр бушлай анализлар тапшырырга һәм терапевт белән сөйләшергә беркемгә дә зыян китермәячәк. Үзегезне саклагыз. Барыгызга да сәламәтлек телим!»- дип нәтиҗә ясады Нагуманов.
Фото: t.me/nagumanovtd
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа