Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әлмәт тарихи календаре» китабы тәкъдир ителде

Чара нефтьчеләр шәһәре тарихын тасвирлаган фильм күрсәтү белән ачылды.

«Библионефть» киңлегендә шәһәрнең 71 еллыгына багышланган «Әлмәт тарихи календаре» китабын тәкъдир итү тантанасы булды. Чара нефтьчеләр шәһәре тарихын тасвирлаган фильм күрсәтү белән ачылды.

Әлмәтнең тарихи календарен төзү идеясе өч истәлекле вакыйгагаТатарстан АССРның Шөгер районында беренче сәнәгать нефтен чыгаруга 80 ел тулу, уникаль Ромашкино ятмасын ачуга 75 ел тулу һәм Әлмәт шәһәренең үзенә 70 ел тулуга багышланды.

Район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова проектның мөһимлеген ассызыклады: «Әлмәт тарихи календаре» - гасыр дәвамында үз хезмәтләре белән туган шәһәренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йөзен үстергән, саклаган һәм баеткан кешеләр, безнең заман геройлары турында китап. Бу аларның киләчәк буыннарга керткән өлеше. Бу китап - безнең тарих. Еллар узар һәм яшь буын бу китапны актарганда, алар бу кешеләр белән шәхсән таныш булулары белән горурланырлар».

«Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Әлмәт тарихи календаре» китабы шәһәр һәм районның барлык мәктәпләренә һәм китапханәләренә бүләк ителәчәк.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса