Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 1 ноябрьдән механизаторларның, машина йөртүчеләрнең һәм эшчеләрнең хезмәт хакларын арттырдылар

Әлмәттә юл эшчеләре өчен киеренке чор башланды.

Әлмәттә юл төзүчеләр өчен киеренке чор башланды. Аларга тәүлек буе эшләргә туры киләчәк. Бу хакта үз каналында район башлыгы Тимур Нагуманов телеграм каналында хәбәр итте.

«Предприятие кышкы режимга күчте. Барлык техника тикшерү узган һәм кышкы чорда кулланылышка әзер», - дип ассызыклады район  башлыгы. Аның сүзләренчә, Әлмәттә эшче куллар җитмәү сизелә. 

1 ноябрьдән шәһәрнең автомобиль юллары идарәсендә механизаторларның, машина йөртүчеләрнең һәм эшчеләрнең хезмәт хакларын арттырдылар. 

Әлмәт коммуналь хезмәткәрләренә бу кышта 445 км юл-урам челтәрен тәртиптә тотарга туры киләчәк. Шәһәрне 38 берәмлек техника тәртипкә китерәчәк. Киләсе кышка 5000 т реагент әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса