400 әлмәтле «Бәхетнең 10 000 адымы бердәмлектә» акциясендә катнашты
Әлмәттә халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр.
Халыклар бердәмлеге көнендә, Әлмәт халкы «Бәхетнең 10 000 адымы бердәмлектә» акциясендә катнашты. Бу көн халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы символына әверелде!
400 гә якын кеше бергә символик 10 000 адым үтте. 70 катнашучы милли киемнәрдән иде.
Әлмәт - күпмилләтле шәһәр, анда һәркем үзен зур тату гаиләнең бер өлеше итеп тоя ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа