Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәребезнең «Ел маршруты-2024» XI бөтенроссия туристлык премиясе финалына эләгүе турында сөйләде.
Ул октябрь ахырында Уфада узды һәм илнең 62 төбәгеннән, шул исәптән Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Кырым Республикасы шәһәрләреннән һәм башкалардан 450 проект җыйды.
Әлмәт «Шәһәрдә иң яхшы экскурсияләр» номинациясендә «Алга в счастье» проектын тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә, шәһәребез «Шәһәр экскурсиясен проектлауга системалы якын килүе өчен» махсус диплом алды.
Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, бу Әлмәтнең туристлык җәлеп итүчәнлеген яхшырту буенча эшнең беренче нәтиҗәсе.