Әлмәтнең туган көне уңаеннан җәмәгать транспортында бушлай йөрү оештырыла
Татарстанның нефть башкаласына 71 яшь тула.
3 ноябрьдә Әлмәткә 71 яшь тула. Моның уңаеннан шәһәр халкына бүләкләр һәм сюрпризлар әзерләделәр. Бу хакта район башлыгы үзенең туры эфирында шәхсән үзе хәбәр итте.
«Узган ел бездә әлмәтлеләрне ташламалар һәм акцияләр белән сөендерү традициясе барлыкка килде. 3 ноябрьдә иртәдән кичкә кадәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү гамәлдә булачак», - дип хәбәр итте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.
Шулай ук кайбер оешмаларда ташламалар гамәлдә булачак.
Моннан тыш, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның Вконтакте сәхифәсендә конкурс узачак. Комментарийларда катнашу өчен Әлмәттәге үзеңнең яраткан киңлегең турында сөйләргә кирәк. Ике җиңүчене лайклар саны буенча билгеләячәкләр, ә берсен район башлыгы команда белән шәхсән үзе сайлап алачак. Бүләкләр арасында: паззл җыелмасы, флешкалар, блокнотлар һәм башка сувенирлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа