Әлмәттә 2024 елда юллар ремонтлауга йөзләрчә миллион сум акча юнәлдерелгән
Чаллы – Зәй – Әлмәт, Әлмәт – Мөслим һәм башка трассалардагы участоклар тәртипкә китерелгән.
Әлмәттә юлларны ремонтлау белән шәһәр автомобиль юллары белән беррәттән «Татнефтедор» компаниясе дә шөгыльләнә. 2024 елда алар 326,6 миллион сумлык юл участокларын ремонтлаганнар. Җитәкчеләрнең атналык планеркасында башкарылган эшләр турында «Татнефтедор» башлыгы Фидаил Хәерсанов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Чаллы – Зәй – Әлмәт, Әлмәт – Мөслим һәм башка трассалардагы участоклар тәртипкә китерелгән. Моннан тыш, эшчеләр район торак пунктларының юл-урам челтәрен ремонтлап бетергәннәр. Алар арасында Березовка (Пасмуров урамы), Колшәрип (Беренче Май), Яңа Нәдер (Тукай) авыллары бар. Миңлебай авылында Речная һәм Лесная урамнарындагы юлларны тәртипкә китергәннәр. Эшчеләр шулай ук Сабанчы һәм Баграж-Никольское авылларында да булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа