Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлау комиссияләре әгъзаларын хөрмәтләделәр

2024 ел сәяси вакыйгаларга бай булды.

Язын Россия Президентын сайлаулар, ә көзен 7 нче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узды. Билгеле булганча, бу чаралар зур хезмәт, сайлаулар үткәрүгә катнашы булган кешеләр тарафыннан игътибарлылык һәм күп бурычлар таләп итә. Җаваплылыкның шактый өлеше участок сайлау комиссияләре рәисләре җилкәсенә төште.

Сайлауларны уңышлы уздыруга намуслы хезмәтләре белән зур өлеш керткәннәргә рәхмәт белдерергә һәм бүләкләргә район башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин килде.

Бүләкләү тантаналы атмосферада «Нефтьче» мәдәният сараенда узды.

«Без сезнең белән бер зур һәм көчле команда, безнең алда торган иң катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле. Быел да без моны тагын бер кат исбатладык. Моның өчен рәхмәт сезгә!»- диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Рәхмәт йөзеннән концерт номерлары әзерләнде.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса