Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов: Әлмәттә җылылык бирү җитди аварияләрсез башкарыла

Җылылылык бирү белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тоталар.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында шәһәр халкына җылыту сезонының барышы турында сөйләде.Бүгенге көндә бу социаль челтәрләрдә тикшерелә торган иң мөһим темаларның берсе.

Тимур Нагуманов сүзләренчә, ул шәһәр халкының җылылык бирүгә кагылышлы барлык мөрәҗәгатьләрен күрә.

- Аңлыйм, бу тема ел саен бик актуаль булып тора. Бүгенге көндә шәһәр объектларының 100%  җылылык бирелгән, - дип хисап тотты Нагуманов. Ул билгеләп үткәнчә, быел җылылык җибәрү җитди аварияләрсез башкарыла. АПТС бригадалары тәүлек буе килеп чыккан төгәлсезлекләрне  бетерәләр.

- Шулай ук йортларда җылылык бирүдә өзеклекләр турында да сораулар бар. Идарәче компанияләр турындагы шикаятьләрегезне һәм мөрәҗәгатьләрегезне күрәбез. Кайвакыт аларның җитешсезлекләрен оператив рәвештә бетерү өчен слесарьлары җитми. Шуңа да карамастан, хезмәттәшләребез белән элемтәдә торабыз, алар килеп туган проблемаларга мөмкин кадәр тизрәк җавап бирсен өчен вәзгыятьне контрольдә тотарга тырышабыз, – дип йомгаклады Нагуманов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса