Әлмәттә 700 нче парның никахы теркәлде
Никахлашуны теркәү-гаилә тормышына аяк басучы яшь пар тормышында истәлекле мизгел.
2024 елның 7 сентябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә 700 нче яшь пар никахлашты.
Линар Гомәр улы һәм Диана Максимовна Гатиннар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар Әлмәт муниципаль районында 2024 елның 700 нче пары булдылар.
ЗАГС идарәсе белгечләре яшьләрне никахлашу көне белән котладылар.
Фото: Әлмәт ЗАГСы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа