Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа пляж кайда булачак?

Су буендагы пирслар, ял итү урыннары, велосипедлар прокаты, сап-бордлар һәм кафелар бар.

Шәһәр сусаклагычы территориясендә район башлыгы Тимур Нагуманов күчмә киңәшмә үткәрде. Бу объект шәһәр халкының яраткан урынына әйләнде инде, һәм аны төзекләндерү эшләре инде берничә ел дәвам итә. Су буендагы пирслар, ял итү урыннары, велосипедлар прокаты, сап-бордлар һәм кафелар җиһазландырылган. Хәзер башка зоналар төзелеше бара. Төзелешнең чираттагы этабы пляж зонасын булдыру булачак. Биредә душ бүлмәләре, чишенү бүлмәләре, эчү фонтаннары, шулай ук кофейня барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта пляж зонасын һәм сусаклагычның икенче чиратын тоташтырачак җәяүлеләр күпере буенча эшләр алып барыла. Барбекю зонасы, балалар өчен уен зонасы барлыкка киләчәк. Шулай ук Бигәш елгасы яры да төзекләндереләчәк.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса