Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә күп балалы гаиләләр өчен юл салу эшләре дәвам итә

Күп балалы гаиләләр өчен юл салу эшләре дәвам итүен туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

Урсала микрорайонында вак таш-ком катнашмасы сибү эшләренә керештеләр. Бүгенге көндә хезмәт ветераннары, Кленовая һәм Весенняя урамнарында юл өслеген профильләү эшләре бара, Әкият һәм Кырлай урамнарында вак таш сибүгә керештеләр инде. Генерал Рыжиков һәм Молодежная урамнарындагы эшләр инде төгәлләнгән. Параллель рәвештә Түбән Мактамада эшләр алып барыла, барлык эшләрне октябрь ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, ТР рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән бу максатларга 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса