Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Чернышевский урамындагы юлны ремонтлауга керештеләр

Эшчеләр 11 меңнән артык «квадрат» юл япмасын яңартачак.

Әлмәттә Чернышевский урамындагы юлны ремонтлауга керештеләр. Үз телеграм каналында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, белгечләр иске тышлыкны фрезерлауны үткәргән инде. Шулай ук Тукай проспектыннан Чехов урамына кадәрге участоктагы борт ташларын сүтәләр.

Ремонт вакытында  Тукайдан Радищевка кадәр 11 мең кв.метрдан артык юл япмасы яңартылачак. Шуннан соң эшчеләр билгеләр куячаклар. Район башлыгы, һава торышы комачауламаса, Чернышевский урамының 100% әзерлеге август ахырында булачак, дип ассызыклады.

Фотолар: t.me/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса