Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды

Чарада 10 гаиләне хөрмәтләделәр.

Район башкарма комитетының ЗАГС идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Н.А. Васильева, Әлмәт муниципаль районының Мәдәният идарәсе башлыгы Л.А. Салихова, үсеш департаменты директоры урынбасары, программа модераторы Егор Шишов катнашында яшьләр үзәге территориясендә юбиляр парларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

Чарада 10 гаилә парын хөрмәтләделәр, районның ике гаиләсенә Әхмәтов Рөстәм Касыйм улы һәм Лилия Минхәер кызы, Каюмов Равил Марказ улы һәм Рәилә Рәис кызына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылды.

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары зөбәрҗәт юбилярларЗолотов Николай Петрович һәм Суфия Тимировнага, алтын юбилярлар Нәҗипов Илсур Хаҗиәхмәт улы һәм Анна Абрамовнага, Васильев Владимир Алексеевич һәм Зәйтүнә Галимулла кызына, Мөхетдинов Альберт Муллаяновичка һәм Гөлшат Закировнага, Әхмәтҗанов Нил Язкарович һәм Райфә Нәҗиб кызы, шулай ук Зариповлар Ринат Хәмәтгалим улы һәм Әлфия Наил кызы (35 ел бергә яшәү), Закиров Радик Сабирҗан улы һәм Гөлназ Рафик кызы (30 ел бергә) гаиләләренә, Решетников Александр Павлович һәм Ирина Владимировнага (28 ел бергә) тапшырылды.

Район башлыгы исеменнән Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов котлау сүзе белән чыгыш ясады.

«Гаиләдән мөһимрәк нәрсә юк икәнен барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Гаилә елында, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә без үсеп килүче буын өчен лаеклы үрнәк булган парларны хөрмәтлибез», - дип билгеләп үтте ул.

Кунаклар өчен тематик мастер-класслар, фотозона һәм концерт программасы оештырылды.

Әлмәт «Һәркем өчен кунакчыл шәһәр» бөтенроссия проектында катнаша. Бәйрәмне дәвам итеп, кунакларга матур шәһәребез буенча мавыктыргыч маршрутлар тәкъдим ителде, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса