Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Иван Купала бәйрәме узды

Дала Зәе елгасы буенда бәйрәм иттеләр.

6 июльдә Дала Зәе елгасы ярында район халкы Иван Купала славян бәйрәмен билгеләп үтте. Борынгы заманнардан ул кояш, өлгерү һәм яшел урак бәйрәме буларак билгеле.

Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Сергей Белоногов кунакларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, шулай ук үрнәк гаиләләрне бүләкләде. Кунаклар өчен концертлар, интерактивлар, мастер-класслар, балалар күңел ачулары һәм гастрономия мәйданчыклары оештырылды. Бәйрәм бутафор учак тирәсендә хорвод белән тәмамланды. Суга веноклар агыздылар.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса