Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ишегалларын төзекләндерү дәвам итә

Шәһәр автомобиль юллары идарәсе директоры Рафис Сафиуллин Зарипов урамы, 7 нче йорт ишегалдында башкарылган эшләр турында сөйләде.

2300 кв. м. мәйданда масштаблы эшләр башкарылган: тротуарларны ремонтлау, борт ташларын алыштыру, юлларны һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү.

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында районда 36 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Барлык эшләрне 20 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла.

2020 елдан бирле барлыгы 264 ишегалды территориясендә эшләр башкарылган. Директор билгеләп үткәнчә, бу процесста һәрвакытта да халык катнаша. Төзелеш эшләре башланганчы, төзекләндерү проекты белән таныштыру һәм үз теләкләрен кертү өчен, халык җыеннары һәм җыелышлары үткәрелә. Әмма кайбер кешеләр үз теләкләрен гамәлгә ашыру этабында  белдерәләр, бу тоткарлануларга һәм өстәмә килешүләр кирәклегенә китерә.

Шулай ук ишегаллары территориясендә парковкаланган автомобильләр булу да проблемаларның берсе булып тора, бу эшләрне башкаруны кыенлаштыра. «Шулай да, халык, тулаем алганда,  ишегалдыларны төзекләндергәндә  вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карый», - дип билгеләп үтте Рафис Сафиуллин.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса