Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә берьюлы 36 йорт ремонтлана

2024 елда барлыгы 47 торак объект тәртипкә китереләчәк.

Әлмәттә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга юнәлдерелгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

2024 елда шәһәрдә 47 объект тәртипкә китереләчәк, анда 8000нән артык кеше яши. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

Хәзер 36 йортта эш алып барыла. Подрядчылар түбәләрне, вентиляция шахталарын ремонтлый башлаган инде. Моннан тыш, өске бүлмәләрне җылыталар. Шулай ук йорт эчендәге инженер электр белән тәэмин итү системаларын тәртипкә китерергә, фасадларны җылыту һәм буяу, тәрәзәләрне һәм лифт җиһазларын алыштыру, керү төркемнәрен ремонтлау планлаштырыла. Барысына да 485 миллион сум акча юнәлтелгән. Планлаштырылган күләмнең 49% ы үтәлгән инде. Ул билгеләп үткәнчә, түбәләр, фасадлар һәм җылыту системалары август уртасына кадәр әзер булырга тиеш. 30 сентябрьгә кадәр башка эшләрне дә тәмамларга уйлыйлар.

Фотол: t.me/nagumanovtd_live

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса