Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне «АвтоЛеди-2024» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Бәйге 11 июльдә узачак.

Машина йөртү осталыгын арттыру, авариясез йөртү, юл-транспорт һәлакәтләрен, куркынычсызлык һәм техник грамоталылык нигезләрен профилактикалау, хатын-кыз йөртүчене - үз эшенең остасын ачыклау өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге һәм Әлмәт шәһәрендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсен профилактикалау бүлеге ТР ДОСААФның Әлмәт автомәктәбе 11 июлендә «Автоледи-2024» хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча муниципаль конкурс үткәрә.

Барлык теләүче хатын-кызларны да катнашырга чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон  8-919-628-78-78 (11 нче кабинет, Әлмәт шәһәре ЮХИДИ).

Гариза тутырганда документлар күчермәләре булырга тиеш: 1) машина йөртү таныклыгы, т/с теркәлү турында таныклык, ОСАГО полисы; 2) яңа үрнәктәге паспортның 2 бите (фото һәм прописка урыны белән); 2) пенсия иминият таныклыгы; 3) ИНН.

Гаризалар  08 июльгә кадәр кабул ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса