Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов районда карантин белән бәйле вәзгыятькә аңлатма бирде

«Әлмәт районында бруцеллез белән хәл яхшы, авырулар да, инфекциягә шиклеләр дә юк», - дип белдерде ул.

Массакүләм мәгълүмат чараларында Казан мәчетләренең берсенә Корбан бәйрәменә «билгесез  сарыклар» китерелгән, керткәндә ветеринария таныклыклары бирелмәгән һәм бруцеллез таралу куркынычы аркасында Әлмәт районында карантин кертелгән дигән язмалар пәйда булган иде. 

Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов районда карантин белән бәйле вәзгыятькә аңлатма бирде

- Безнең райондагы барлык хайваннар чипланган һәм исәптә тора.

- Казаннан китерелгән терлекләрнең баш саны гына карантин чараларына дучар ителде.

 – Корбан бәйрәменә Казанга норматив документларсыз китерелгән 457 сарык Әлмәттән түгел. Аларны чалу катгый тыела.

- Бүген төнлә Казаннан терлекләр ветеринария инспекциясе контроле астында карантин һәм тикшеренүләр өчен Иске Михайловка авылына китерелде.

- Барлык хайваннардан да кан үрнәкләре алынган, нәтиҗәләр  көтелә. Хәл контрольдә.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса