Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия көнендә 66 әлмәтлегә паспорт тапшырылды

Россия көне-зур илебезнең барлык гражданнарын берләштерә торган бәйрәм. Ул безгә үзебезнең киләчәгебезне бергә төзүче бердәм халык икәнебезне искә төшерергә чакырыла.

Россия көне хөрмәтенә яшьләр үзәге мәйданчыгында бәйрәм чаралары узды: тематик мастер-класслар, концерт программасы, шулай ук «Россия флагы» велосипед заеды. 14 яшькә җиткән 66 яшь әлмәтлегә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру аеруча истә калырлык мизгел булды.

Бәйрәм кунакларын район башлыгы Тимур Нагуманов сәламләде һәм Россия көне белән котлады:
«Мин бүген барыбызны да котлап, бердәм булуыбыз, илебез белән горурлануыбыз һәм яратуыбыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Россия Көне Белән!».

Котлауларга «Беренчеләр хәрәкәте» Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Курмакаева һәм махсус хәрби операция ветераны Виктор Шатрилов кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса