Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә бер урында гына су коенырга рөхсәт иттеләр

Ачык бассейн да эшли башлады.

Татарстанда 1 июньнән рәсми рәвештә су коену сезоны башланды. Әлмәттә су коену өчен рөхсәт ителгән бердәнбер урын шәһәр күле, дип сөйләде туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов.

- Соңгы көннәрдә һава торышы эссе. Бернинди очракта да без су куркынычсызлыгы кагыйдәләрен онытмаска тиеш. Кызганычка каршы, ел саен безнең республикада һәм районда бәхетсезлек очраклары була, кешеләр һәлак була, — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

- Безнең шәһәрдә су коену бер урында рөхсәт ителә-безнең шәһәр күлендә. Анда төбе тикшерелгән, су коену зонасы билгеләнгән, коткаручылар посты урнаштырылган. Суны даими рәвештә тикшереп торалар. Без анда гына су коенырга мөмкин дип әйтәбез.

Нагуманов билгеләп үткәнчә, өлкәннәргә дә балаларны игътибар белән күзәтергә кирәк, ә исерек хәлдә су коену катгый тыела. - Бүгеннән пляж янындагы ачык бассейн эшли башлады. Өстәмә рәвештә 100 яңа ятак сатып алдык, косметик ремонт үткәрдек. Бассейнда су даими рәвештә тиешле сыйфатта булсын өчен, химик реагентларны дозалауның автомат станциясен сатып алдык, — дип сөйләде Әлмәт районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса