Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әбүнәчеләребез өчен конкурс

Кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз - «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарына язылыгыз!

Безнең редакция бүләкләр уйнатырга карар итте. Аларны һәр әбүнәчебез ота ала.

Акциядә әлмәтлеләр дә, районыбыз авылларында яшәүчеләр дә катнаша ала. Шартлар гади: 2024 елның 2 нче яртыеллыгына (2024 елның 1 июленнән 31 декабренә кадәр) альтернатив рәвештә газетабызга язылырга кирәк. Моны түбәндәге нокталарда эшләп була:

- «Знамя труда» газетасы редакциясендә: Пушкин урамы, 64 нче йорт (цоколь каты);
- Түбән Мактама китапханәсендә: Некрасов урамы, 18а йорты;
- С. Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәдә: С. Сөләйманова урамы, 20 нче йорт.

Әбүнәчеләр арасында бүләкләр уйнату редакциябездә июль аенда узачак.
«Реамед» клиникасында медицина хезмәтләренә һәркайсы 3000 сумлык дүрт сертификат үзенең ияләрен көтә. 

Конкурслар, аларны үткәрү кагыйдәләре, бүләк уйнатулар һәм бүләкләрне тапшыру турындагы нигезләмәләр белән almetievsk-ru.ru сайтында «Файдалы яңалыклар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Конкурсларны оештыручы - 
«Татмедиа» АҖ филиалы «Знамя труда» газетасы редакциясе. 
Белешмәләр өчен телефон: 44-05-88.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса