Әлмәтлеләр кайнар линиягә сайлауларда хокук бозулар турында хәбәр итә алачак
Сорауларга һәм искәрмәләргә ТР Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре җавап бирәчәк.
Әлмәтлеләр кайнар линиягә сайлауларда хокук бозулар турында хәбәр итә алачак.
Республикада җәмәгать телефон линиясе оештырылган. Бирегә татарстанлылар шалтыратып, сайлаулар үткәрү, тавыш бирү өчен закон нормаларын аңлату турында сораулар бирә алалар, шулай ук сайлаулар үткәргәндә теркәлгән хокук бозулар турында сигнал бирә алалар.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре (843) 292-84-33 телефоны буенча кабул ителә.
Шулай ук шалтыратуларны РФ Үзәк сайлау комиссиясе дә кабул итә, дип яза «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы.
Илнең теләсә кайсы төбәгендә яшәүчеләрдән шалтыратулар 8-800-200-00-20 бушлай күп каналлы телефон номеры буенча кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа