Төсе туры килмәдеме? Кайтара аласыз
Әлмәттә яшәүче бер ханым шкаф сатып алган да аны өенә алып кайтып төргәгеннән сүткәч кенә аның төсе бүлмә төсенә туры килмәгәнлеген ачыклаган.
Кабат кибеткә барып, сатучыдан үзенә кирәкле төскә алыштыруларын сораган. Тик, башка төсе була торып та, сатучы йорт җиһазын алыштырудан баш тарткан.
«Мин шкафны кире кайтара яки алыштыра аламмы?» - сатып алучы шушы сорау белән Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать иткән. Аннан килгән җавапны сезнең игътибарга да җиткерергә булдык.
- РФ «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Законның 25 нче маддәсенә таянып, сатучы адресына таләпне язма дәгъвада (2 данә) беркетергә киңәш итәбез. Аның нигезендә, әгәр кулланучы сатып алган сыйфатлы товар формасы, габаритлары, күләме, төсе, комплектациясе буенча туры килмәсә, сатып алучы сатучыга югарыда санап үтелгән параметрлар буенча аңа туры килгән товарга алмаштыруны таләп итеп мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шул ук вакытта беренче шарт - товарның кулланылышта булмавы, товар кыяфәте һәм куллану үзлекләре, пломбалар һәм фабрика ярлыклары, түләүне раслаучы документларның сакланган булуы. Тагын бер шарт: товарны сатып алганнан соң 14 көннән артык вакыт үтмәгән булу, - дип аңлата белгечләр.
Территориаль органда тагын шуны да өстәп әйткәннәр: сатып алучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көндә алмаштыру өчен шундый ук товар булмаган очракта кулланучы сатып алган товардан баш тартырга һәм түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу таләп товарны кире кайтарганнан соң 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Моннан тыш, җиһаз комплектларыннан һәм гарнитурлардан аермалы буларак, шкаф югарыда күрсәтелгән Законның 25 нче маддәсе буенча алыштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш. Әгәр сатучы бу таләпне канәгатьләндерүдән баш тартса, сатып алучы үз хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итә ала.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар нормаларын аңлатуларын һәм дәгъва проектларын яки гаризаларын төзүдә ярдәм сорап, Шевченко урамы, 88 нче йорт адресы буенча яки 33-67-02, 33-67-06, 33-67-13 телефоннары аша ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа