Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ил терәге - ир-егетләр

Бердәмлек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Әлмәт районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар, бияләйләр  бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. 

Газетабызда әлеге игелек-ле гамәлне оештыручылар турында даими рәвештә язып торабыз. Ватан алдында изге бурычларын үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан хәрбиләрнең гуманитарка әзерләүдән тыш, аны СВО зонасына илтеп җиткереп,  солдатларның үз кулларына илтеп тапшырулары үзенә күрә бер батырлык ул. Мондый шәхесләр белән без чын мәгънәсендә горурланабыз. Редакциябезнең чираттагы кунагы -  «Чик сакчылары берлеге» Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары төбәк иҗтимагый оешмасының Әлмәт  шәһәре бүлеге рәисе Сергей Николаевич Зарубежнов нәкъ менә шундый фидакарьләрнең берсе. Әлмәт егете, 17 нче мәктәптә белем алган, 1991 елда техникумга укырга кергән, ә инде 1993 елның көзендә армиягә киткән. Сергей Ерак Көнчыгышта чик сакчылары гаскәрләре отрядында хезмәт итеп, Кытай чиген саклаган. 1995 елда туган ягына кайта, кабат читтән торып  укырга керә, эшли башлый, өйләнә. Һөнәре буенча автомеханик. 2004 елдан башлап  эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт куя. 

- Ватанны саклау эшенә үз өлешемне кертә алуым белән бәхетле кеше мин. Бу минем һәм минем дусларым  өчен намус эше дип саныйм. Бәлки шушы хисләр безне - запастагы хәрбиләрне - берләштергәндер дә. 

Республика оешмасының Әлмәт бүлеге үзенең тулы эшчәнлеген агымдагы елның гыйнвар аеннан башлап җибәрде. Хәзерге вакытта республикада  29 территориаль бүлек эшли. Бүгенге көндә без яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм СВО зонасындагы якташларыбызга максатчан һәм адреслы ярдәм күрсәтү өстендә хезмәт куябыз. 

«Чик сакчылары бер-леге»ндә махсус хәрби операциядә катнашкан өч хәрби бар - өлкән прапорщиклар Виктор Шатрилов һәм Рамил Саляхов, өлкән лейтенант Айнур Галимов. Алар контракт буенча хезмәт итеп кайткан хәрбиләр. Мәктәп укучылары, студентлар белән очрашып, махсус хәрби операция турында истәлекләре белән уртаклашалар, төрле патриотик чаралар оештыралар. Берлек булып оешканчыга кадәр без, запастагы хәрбиләр, СВО зонасына гуманитар ярдәмне махсус шул үзебез илткән булсак, хәзер бу эшне республика шәһәрләре белән тыгыз элемтәдә торып, үзара ярдәмләшеп тормышка ашырабыз. Россия оешмалары да безгә ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Шулай гуманитарканы илткән бер чорда машинабыз ватылгач,  шул оешмалар аркылы запчастьлар алып, техниканы рәтләдек. Хәрби туганлык булганда юллар да ачылып, эшләр дә гел уң булып тора икән ул. Әлмәтнең «Застава» җирле оешмасы белән дә мөнәсәбәтләр җайга салынган. Махсус хәрби операция зонасына биш тапкыр барып кайтырга туры килде. Беренче тапкыр 2023 елның гыйнварында «Застава» егетләре белән бергә барган идек. Ул вакытта гуманитарканы без алгы сызыкта булган егетләргә илттек. Мин ике тапкыр үземнең  машинамда бардым, ә болай транспортны күпчелек ялларга туры килә инде, моннан тыш хәрбиләргә калдырырга дип тә техника алып барабыз бит әле.  

Менә озакламый 23 февраль алдыннан тагын сәфәргә чыгарга әзерләнәбез. Монысында инде егетләргә прицеплы «Нива» машинасы алып барабыз. Техниканы «Намус» предприятиесе, Айнур Галимов бүлеп бирде. 

Алгы сызыктагы егетләргә мондый машина бик кирәк иде, бик куанырлар инде. Сабанчы авылы фидакарьләренә аеруча рәхмәтебез зур. Биредәге кызлар снайпер, «Леший» костюмнары, маскхалатлар тегәләр, маскировка челтәрләре үрәләр, шәмнәр ясыйлар. Беләсезме, алгы сызыктагы егетләргә әлеге әйберләр сулар  һава кебек кирәк. Госпитальләрдә урын-җир әйберләре, кием-салым бик соралган. Анда инде без гуманитарканы үзебез илтмибез, озатып кына җибәрәбез -  ә икенче якта каршы алалар. Иң беренче чиратта алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итәргә ашыгабыз. Төрле вакытлар булды инде, ут астында да калгаладык. Егетләр белән элемтә көйләнгән. Алар конкрет нәрсә кирәк - үзләре хәбәр салалар. Менә маскировка челтәрләренең  дә җәйге вариантын сорый башладылар. Бездә кыш булса, Сватовода, Каховкада, Лубянскида, Мелитопольда бүген инде +10 градусны күрсәтә. Моннан киенгән килеш китәбез, ә анда инде җылы, пешеп бетәбез. Солдат егетләребезнең рухы нык - шунысы куандыра. Әлбәттә, баштарак авырга туры килде аларга, хәзер өйрәнгәннәр, тату бер гаилә кебек хезмәт итәләр. Мин үзем баштарак СВО зонасына гуманитарка илтүем турында хәтта  якыннарыма да әйтмәгән идем, соңыннан белделәр инде.

Якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтергә теләгән кешеләр кирәк-яракны безнең аркылы җибәрә алалар. «Чик сакчылары берлеге»нең пунктлары ДОСААФта, Белоглазов урамы, 107 нче йортта, Кәләй авыл җирлеге бинасында, Түбән Мактамада Совет урамы, 55 нче йортта урнашкан, - диде Сергей.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, Сергей җитәкләгән республика «Чик сакчылары берлеге»нең Әлмәт бүлеге яшь буынга патриотик тәрбия бирү буенча яңадан-яңа чаралар оештыру өстендә эшли.

- Язгы чорда ТР «Чик сакчылары берлеге»нең күчмә музеен Әлмәт җирлегенә чакырдык әле. Бу искиткеч музей. Аны һәрбер ке-ше күрергә, экспонатлар белән якыннан танышырга тиеш. Бүлегебез каршында да үзебезнең музейны булдырырга планлаштырабыз, - диде Сергей Николаевич. Ниятләре дә, кылган гамәлләре дә изге чик сакчыларының. Егетләргә эшчәнлекләрендә бары тик уңышлар теләп калабыз. 


Резеда Исмәгыйлева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса