Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгының 23 февраль белән котлавы

Хөрмәтле ир-егетләребез, хәрби хезмәткәрләр, Кораллы Көчләр ветераннары! Кадерле әлмәтлеләр!

Ихлас күңелдән сезне, Россия мәнфәгать-ләре сагында торучы ке-шеләрнең барысын да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!

 Бу бәйрәм иман һәм гаделлек бе-лән илебезгә хезмәт итүче, аның бәйсезлеген, иминлеген һәм үсешен тәэмин итүче барлык кешеләрне берләштерә. Һәм бүген, дәүләтебез авыр вакытлар кичергәндә, ул безнең һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия - гражданнарның Ватанны сак-лаучыларга хөрмәте символы, армия һәм флотның мөһим ролен тану билгесе булып тора. Быел җә-мәгатьчелек совет гаскәрләрен Әф-ганстаннан чыгаруның 35 еллыгын билгеләп үтте. Әфган сугышын кичкәннәр бүген яшьләр арасында зур патриотик һәм тәрбия эше алып баралар, какшамас рух, югары әхлаклылык үрнәге булып торалар. 

Без Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераннарының батыр-лыгына һәм профессионализмына сокланабыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларга тирән горурлык хис-ләре белән аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Без сезнең һәрберегез белән горурланабыз, һәрберегез өчен борчылабыз, сезнең рух ныклыгына һәм көчле характерыгызга сокланабыз.

Туганнары, якыннары үз гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә Россиянең киләчәген яклаган һәм бүген дә сакта булган гаиләләр, аларның барлык гаилә әгъзалары алдында башыбызны түбән иябез. Сез - сугышчыларыбызның төп таянычы һәм терәге. 

Без бергә! Бүген безнең һәрберебез, кайда гына булсак та, сугышчан посттамы яки тыныч эш белән шөгыльләнәбезме - беренче чиратта, үз илебезне, кече Ватаныбызны, гаиләбезне яклаучы булып торабыз. Һәрберебез үз урынында хезмәт куеп, уртак эш башкарабыз һәм шуның белән җиңүне якынайтабыз. Җиңү җиңел бирелми, әмма ул безнеке булачак!

Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, яхшылыкка ышаныч, тынычлык һәм бәхет телим. Безнең сугышчыларга - яңадан-яңа көчләр! Алларына куелган бурычларны уңышлы хәл итеп, тизрәк исән-сау өйгә кайтсыннар дип телибез. 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы  Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса