Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районында пневмокомпенсатор кисәге яшь эшчене үтергән

Прокуратура тикшерү башлады.

Әлмәт районында Кәләй авылыннан ерак түгел гадәттән тыш хәл булган – бораулаучының 23 яшьлек ярдәмчесе һәлак булган. Фаҗига нефть скважинасы янында була. Пневмокомпенсатор өзелгәндә, аның бер кисәге эшчегә эләгә. Алган җәрәхәтләрдән яшь хезмәткәр вафат була.

Әлмәт прокуратурасы хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне тикшерә башлады.

Һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса