Әлмәттә явым-төшем күп булу сәбәпле, юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшлиләр.
Аларга ярдәмгә әлмәтлеләр дә чыга.
Әлмәт муниципаль районы башлыгының телеграм-чатында Гагарин урамындагы 22 нче йортта яшәүчеләр йорт яны территориясендәге карны җыештыруда ярдәм иткән видеоролик урнаштырылды.
Моңа җавап итеп, идарәче компанияләр әлмәтлеләргә стихиягә каршы көрәштә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.