Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яр буенда меңләгән аяк киеме

Ботинкалардан тыш, пляжга медицина җиһазлары һәм пластик тәгәрмәчләр эләккән.

Берничә мең пар аяк киеме Даниянең Блокхус һәм Родхус пляжларына Pia давылы вакытында эләккән, дип хәбәр итә Даниянең Danmarks Radio (DR) телеканалы.

Давыл вакытында Maersk компаниясенең Mayview корабы 46 товар контейнерын югалта.

Җирле коткаручы Томас Дуурлоо эшкә килә һәм пляжны каплап алган күп санлы аяк киемнәрен күрә.

"Күзләремә ышанмыйм. Монда дистәләгән мең аяк киеме бар", диде коткаручы.

Аяк киеме пляжның 14 километры буйлап таралган. Ботинкалардан тыш, пляжга медицина җиһазлары һәм пластик тәгәрмәчләр эләккән, алар бакча арбалары өчен кулланыла.

Кайбер кешеләр ташланган әйберләрне җыя башлыйлар. Төбәк полициясе гражданнарны бу урлауга тиң дип кисәтә, чөнки әйберләр Maersk компаниясенә карый.

Корабны йөртүче компаниядә хәлгә инде җавап биргәннәр һәм декабрь ахырына кадәр яр буе зонасында тәртип урнаштырырга вәгъдә иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса