Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел төнендә Әлмәттә салют булмаячак

Яңа ел төнендә Әлмәттә фейерверк залплары яңгырамаячак.

Хәрби операцияне исәпкә алып, шәһәр хакимияте бәйрәм салюты оештырмаска карар кабул итте, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтендә.

31 декабрьдә Яңа ел төнендә бәйрәм программасы 22.00 сәгатьтә башланачак. РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышларының традицион туры трансляциясе узачак.

Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен Кыш бабай һәм Кар кызы компаниясендә уеннар һәм конкурслар белән музыкаль  күңел ачу программасы оештырылачак. Шулай ук тамашачылар өчен яраткан Яңа ел җырларын башкаручы музыкаль төркемнәрнең  чыгышы булачак.

"Бүгенге көндә балалар аерым категориягә бүленә-бу үз районыбыз хәрбиләренең балалары. Нульдән өч яшькә кадәрге балалар өчен 21 декабрьдә 14.00 сәгатьтә балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә татлы бүләкләр белән Яңа ел тамашасы булачак", — дип билгеләп үттеләр хакимияттә.

20 декабрьдә, Әлмәт драма театрында хәрби хезмәткәрләр балалары өчен «Кыш бабайны эзлиләр» спектакле узды. Чарада махсус операциядә катнашучыларның 130 баласы кунак булды.

Ел саен 25 декабрьдә укуда, иҗатта, спортта һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән балалар һәм яшүсмерләр Казанга Республика Яңа ел чыршысына чакырыла. Быел республика чыршысы махсус хәрби операциядә булган гражданнарның балалары өчен генә узачак. Бәйрәмгә Әлмәттән җиде яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 398 бала тугыз автобуста барачак.

Моннан тыш, администрациядә билгеләп үтелгәнчә, республикадан Яңа ел бүләкләре өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге 197 балага тапшырылачак, аларның әтиләре хәрби бурычларын үти. Аларны балаларга 26 декабрьдә 16 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараенда тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса