Әлмәттә урам утларын тулысынча алыштыру башланды
Шәһәрдә 3500 берәмлектән артык яңа җиһаз урнаштырырга планлаштыралар.
Әлмәттә урам утларын тулысынча алыштыру башланды. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
Әлеге эшне Герцен урамында башладылар инде. Урамның сул ягында иске һәм энергия сарыф итүче яктырткычлар әлегә калды, дип билгеләп үтте район башлыгы. Ә менә икенче ягында белгечләр эшкә тотынган инде. Монда заманча LED яктырткычлар балкый башлады.
– Алар экономиялерәк һәм эффективрак, белгечләр тәкъдим иткән төстә, - дип ассызыклады Нагуманов.
Хакимият вәкилләре Әлмәттә 3500дән артык яктырткыч урнаштырырга ниятли. Эшләр 2024 елда да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа