Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте Казанда җиңү яулады
Чарага республика хакимият органнарының матбугат хезмәтләреннән 100гә якын вәкил җыелды.
Казанда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары арасында социаль челтәрләрдә эшләү буенча беренче «Коммуникация.Люди» премиясен тапшыру тантанасы узды.
Чараны ТР Рәисе администрациясе, «Диалог регионы», шулай ук «ТАТМЕДИА» оештырды.
Премиянең төп миссиясе-халык белән эшләү буенча иң яхшы практикаларны билгеләү, социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә кешеләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән файдалы һәм мөһим мәгълүмат һәм проектлар җиткерү.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановның матбугат хезмәте «контентның яңа форматы» номинациясендә җиңде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа