Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче Валентина Васильева шәһәрнең 70 еллыгына багышланган юбилей билгесе алды

3 ноябрьдә безнең яраткан Әлмәтебез оешуга 70 ел тулуны билгеләп үтте.

Шәһәр тарихы-монда яшәүләре белән горурланган меңләгән кешенең язмышы һәм эш нәтиҗәсе. Аларның берсе-Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, үзен үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган күпьеллык стажы булган педагог Валентина Васильевна Васильева. Сәламәтлеге буенча ул «Нефтьче»мәдәният йортында тантаналы чараларда катнаша алмады. Шушы көннәрдә район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова хөрмәтле ветеранны өендә котлады, район Башлыгының Рәхмәтен һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Әлмәт муниципаль районын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Әлмәтнең 70 еллыгы» истәлекле билгесен тапшырды.

Аппарат җитәкчесе Валентина Васильеваның хезмәт эшчәнлеген үрнәк, шәһәрнең горурлыгы, үзенең яраткан эшенә һәм остазларына чын күңелдән бирелгәнен билгеләп үтте.

- Хөрмәтле Валентина Васильевна! Без сезгә чын күңелдән залдагы барлык кешеләрнең көчле алкышларын һәм тирән хөрмәт хисләрен җиткерәбез. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм күп шатлыклы көннәр телибез! - диде ул, ветеранны котлап.

Валентина Васильева 42 еллык хезмәт эшчәнлеге вакытында район һәм шәһәрнең физик культура белгечләрен әзерләүгә зур өлеш кертә. Ул физкультура техникумында, яшь техниклар станциясендә эшли, ә соңгы 15 ел хезмәт эшчәнлеге балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә уза. Аның тәрбияләнүчеләре югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Суда кешеләрнең тормышын саклауны оештыруда нәтиҗәле эше өчен ул РСФСРның Әлмәт шәһәр Советы грамотасына лаек була. Бу бүләкне ул иң мөһиме дип саный, чөнки аны суда баткан ике баланың гомерен саклап калу өчен ала. Бүген Валентина Васильевна лаеклы ялда, үз вакытын туганнары һәм якыннары арасында үткәрә.

Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса