Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мөмкинлекләре чиклеләрне хөрмәтләделәр

Әлмәттә яңартылган инвалидлар җәмгыятен ачу тантанасы булды.

7 ноябрьдә безнең шәһәрдә яңартылган инвалидлар җәмгыятен ачуга һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Быел Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга 35 ел тулды. Ул бөтен Россия буенча 1,5 миллионнан артык кешене берләштерә. Җәмгыять инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен эшли, шулай ук аларга тигез мөмкинлекләр алырга һәм җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары булырга ярдәм итә.

Әлмәт район оешмасы 2004 елда оештырылган. Ул инвалидлар өчен төрле чаралар үткәрә, шул исәптән уеннар, очрашулар һәм турнирлар, шулай ук аларга ярдәм алырга һәм спорт фестивальләрендә катнашырга ярдәм итә.

Туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов җәмгыятьнең барлык әгъзаларын котлады һәм инвалидларга ярдәм итү  өчен көн саен эшләүчеләргә рәхмәт белдерде. Аларның тигез мөмкинлекләр булдыруга керткән өлеше һәм җәмгыятьнең актив тормышында катнашуы бәяләп бетергесез икәнлеген белдерде.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса