Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

13 октябрьдә хезмәт ветераны Хаҗи Әхмәт улы Вәлиев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хаҗи Әхмәт улы бөтен гомерен газ һәм нефть сәнәгатендә эшләүгә багышлый. Моннан тыш, ул бильярд буенча спорт ярышларында актив катнаша, үз яшь категориясендә беренче урынны ала. Хаҗи Әхмәт улы 2 бала атасы, 3 оныкның  һәм 1 оныкчыкның бабасы.

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев юбилярны котларга һәм күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерергә бардылар.

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков котлау открыткасы, бүләк тапшырды һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановның рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Күпьеллык намуслы эше өчен Хаҗи Әхмәт улы «Хезмәт ветераны» медале, «Почет Билгесе» ордены, «СССР нефть сәнәгате министрлыгының Нефть чыгару сәнәгате отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

 

 

Фото:  Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса