Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов гражданнарны кабул итте

Мондый очрашуларны даими үткәрү халык белән үзара эш итүнең нәтиҗәле механизмы булып тора.

8 августта район башлыгы Тимур Нагуманов гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Очрашу барышында көнүзәк һәм актуаль мәсьәләләр тикшерелде, дип хәбәр итә ТР Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

Кабул итү вакытында инфраструктура, төзекләндерү, торак шартларын яхшырту һәм башка социаль аспектлар белән бәйле проблемаларга аерым игътибар бирелде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту белән кызыксынуын ассызыклады һәм муниципаль хакимият органнары бу проблемаларны хәл итү өчен чаралар күрергә әзер дип белдерде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау иң кискен проблемаларны ачыкларга һәм кирәкле чаралар күрергә ярдәм итә.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса