Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 241 эшсез граждан теркәлгән

Төбәктә эшсезлек дәрәҗәсе 0,22% ка җитә.

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 2023 елның 1 июленә 241 кеше тәшкил иткән, узган ел эшсезләр саны 714 кеше тәшкил иткән. Бу хакта «Россия эше» кадрлар үзәгендә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,22% тәшкил итә. 2023 елның 1 июленә эш бирүчеләр тарафыннан эшчеләргә ихтыяҗ 2 207 берәмлек тәшкил итте.

2023 елның 1 июленә хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты вакансиягә 0,11 кеше тәшкил итә. Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында мәшгульлек хезмәте органнарына эш эзләү максатыннан 905 кеше мөрәҗәгать иткән. 652 граждан эшкә урнаштырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса