Учреждениедә 300дән артык бала шөгыльләнәчәк.
Әлмәт районында 2023 елда Түбән Мактамада балалар сәнгать мәктәбен ремонтлаячаклар. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов телеграмма-каналында сөйләде.
- Тулы капиталь ремонт, барысын да яңарту башкарыла. Эшләр бара. Монда 300дән артык бала шөгыльләнәчәк. Күптән инде [яңарту] таләп ителгән иде, һәм республика программасы буенча без быел объектны кертергә өлгердек. Шуңа Күрә Мактамада да тиздән яңа бина булачак, - диде җитәкче.
Шулай ук Нагуманов хәбәр иткәнчә, авылда «Родничок» яшүсмерләр клубының яңартылуы тәмамланган инде диярлек. Анда мактамалылар спорт белән шөгыльләнә алачак.
Фото: архив