Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер һәм кайгы көнендә Әлмәттә мемориалга чәчәкләр салдылар

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы мемориалына Хәтер һәм кайгы көнендә чәчәкләр салдылар. «ВКонтакте» сәхифәсендә район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, Әлмәт районыннан сугышка 18 640 кеше чакырылган, 8 521 кеше әйләнеп кайтмаган.


 - Хәзер тарихи хәтерне саклау, хәтерләү, шул куркыныч вакыйгаларны һәм киләчәгебез өчен үз гомерләрен биргән геройларны хөрмәт итү бик мөһим! Бөек Ватан сугышы корбаннары турындагы истәлегебез мәңге яшәячәк. Беркем дә онытылмый! Бернәрсә дә онытылмый!, дип яза район башлыгы.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса