Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бригаданың казанышы — кешеләр

Сергей Филимоновның тормышы «Елховнефть» идарәсе белән тыгыз бәйләнгән. Менә 33 елдан артык инде ул биредә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшли.

Нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Президенты Указы белән Сергей Филимоновка «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Ул 1964 елның 1 сентябрендә Куйбышев өлкәсенең Иске Афонькино авылында дөньяга килә. 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Әлмәт төзелеш техникумына укырга керә. Әмма яшь егет укуны бик өнәп бетерми. Шунлыктан аның алдына ике юлның берсен сайлау зарурлыгы килеп баса: колхозга эшкә кайтыргамы яки нефтьче булып китәргәме. Шулай итеп, Сергей 1990 елның 2 апрелендә «Елховнефть» идарәсенә өченче разрядлы нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшкә урнаша. Ел ярым дәвамында обходчик булып хезмәт куя — километр арты километрларны урап узып, үзенә ышанып тапшырылган скважиналарга обход ясый. Ә ярты елдан соң аны 6 нчы нефть һәм газ чыгару цехының (хәзер инде ул 2 нче нефть һәм газ чыгару цехы буларак билгеле) 12 нче дожимлы насос станциясенә хезмәт күрсәтүче 5 нче бригадасының өлкән операторы итеп билгелиләр. Бүгенге көнгә кадәр Сергей шунда хезмәт куя.

Сергей Иванович цехның һәм тулаем идарәнең үсеш чорларын кичерә. Про-мыселның ничек җи-һазландырылуы, оператор эшендә соңгы 30 елда нинди үзгәрешләр булуы, яки 90 нчы елларда эшләү никадәр авыр булганы турында бик тәфсилләп сөйли ала, чөнки бу чорда кү-санлы өзеклекләр аркасында тәүлекләр буе йокы һәм ял күрмичә эшләргә туры килә.

Хәзер аның хезмәте алай ук тынгысыз түгел. «Эшчәнлекнең төп кыры — дожимлы насос станциясе, атап әйткәндә, аның эшен контрольдә тоту һәм өзлексез эшләвен тәэмин итү», — дип билгеләп үтә Сергей. Цехта эшләгән дәвердә ул нефть һәм газ чыгаруны интенсивлаштыруның барлык алымнарын, нефть чыгару объектларының төзелешен һәм эш принцибын бөтен камиллегендә үзләштерә, нефть җыю һәм транспортлау сис-темаларын, үзләре хезмәт күрсәтә торган участокта нефть җыю челтәрләре һәм басымлы нефтьүткәргечләрнең урнашу схемасын төгәл белә.

Үз тәҗрибәсен һәм осталык серләрен яшь хезмәткәрләр белән уртаклашырга әзер.
Сергей Иванович идарәдә яңа объектлар төзүдә, ре-конструкцияләүдә һәм эксплуатациягә тапшыруда, алдынгы хезмәт алымнарын һәм производство процессларын гамәлгә кертүдә актив катнаша. Ул «3956 нчы проект скважинасын бораулау ноктасына су бирүне гадиләштерү өчен ГЗУ-137 дән тик торучы нефтьүткәргечне рациональ файдалану» һәм «Югары дәрәҗәдә суланган скважиналар тамагын герметизацияләү чараларын куллану» дип аталган ике рационализаторлык тәкъдименең автордашы булып тора. Алар турыдан-туры үзләре үк хезмәт күрсәтә торган объектта кертеләләр.

Сергей Иванович эшли торган бригада коллективы нигездә өлкән һәм тәҗ-рибәле хезмәткәрләрдән тора, шуңа күрә бердәм һәм дус та. 2 нче цех «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең иң яхшы цехы" конкурсында күп тапкырлар беренче урыннарны яулый.

5 нче бригаданың нефть-газ һәм конденсат чыгару буенча мастеры Рамил Фәттахов та коллектив белән горурлануын яшерми.

— Минем бригадада гаҗәеп яхшы кешеләр, Сергей Иванович кебек чын профессионаллар эшли. Безнең төп кагыйдә — үзара ярдәмләшү, барысы да бер-берсенә яр-дәм итәргә әзер торалар. Саллы стажга ия булуына карамастан, Сергей Филимонов бүгенге көнгә кадәр мавыгып эшли һәм һәр процесста бик теләп катнаша. Тирән белемгә, профессиональ фикерләүгә һәм иҗади потенциалга ия булган тәҗ-рибәле хезмәткәр ул. Югары һөнәри осталыгы, катлаулы производство ситуациясе килеп туганда дөрес чишелеш таба белүе, ярдәмгә килергә әзер торуы өчен коллективта аны бик хөрмәт итәләр, — дип сөйли ул.

Сергей Филимоновның тырыш хезмәте нефть һәм газ чыгару өлкәсендәге күпсанлы бүләкләр һәм исемнәр белән бәяләнгән. Ул «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең атказанган нефтьчесе«, «Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе», «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре». Ягулык-энергетика комплексын үстерүдәге казанышлары өчен Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы һәм хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил буларак күпсанлы Мактау грамоталарына ия.

Сергей Иванович оператор һөнәрен сайлап һич тә ялгышмаган һәм моңа һич кенә дә үкенми. Хезмәттәшләре аның эшкә югары җаваплылык белән, ышанычлы якын килүен, эш-гамәлләрен җай белән, төптән уйлап башкаруын билгеләп үтәләр. Һәм осталыгының сере ихтыяр көче, җаваплылык, үз өстеңдә эшләү, үзеңне тагын да камилләштерергә омтылу кебек асыл сыйфатларында дип саныйлар.

Розалия Галиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса