Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аш әзерли башладылар

Әлмәт волонтерлары ярдәм төрләренә өстәмә итеп коры ашлар һәм дроннар өчен детальләр әзерләүгә керештеләр. Активистлар хәрәкәтенә сугышчыларыбызның якыннары да кушылды.

«Ассоль» штабы һәм «Масксети Әлмәт һәм фронтка ярдәм» төркеме волонтерларының фидакарьлеген район җитәкчелеге дә билгеләп үтте. Алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 
Активистлар эшчәнлек-ләрен дәвам итәләр. Вакуумлы капларда солдатлар өчен рассольник, борщ, ит һәм гөмбәле токмач, карабодайдан коры ашлар да әзерли башладылар. Һәр кап биш солдатка җитә. Аларны профессиональ аш-су остасы Константин ясый.

— Сугышчылар өчен ул чөгендер, кишердән коры салатлар да әзерли әле. Ашларны инде озаттык. Хәзер тагын да зуррак партия әзер-либез, — дип сөйли волонтер Рәмия Галимова.

Волонтерлар командасына дроннар өчен детальләр ясаучы активистлар да кушылган. «Төнге смена» төркеме аларны 3D-принтерда ясый. 

— Инде детальләрне беренче тапкыр гына җибәрүләре түгел. Без дә ярдәм итәбез: аларны пазл кебек җыябыз, — ди Рәмия Галимова.

Ике ир-ат тактик носилкалар өчен хәзерләмәләр ясау белән шөгыльләнә, тегүче аларны тегә. Әлеге носилкаларны баскыч итеп тә кулланырга мөмкин. Боларның барысын да волонтерлар йөрәк кушуы буенча эшлиләр.

Чираттагы сессиядә 15 волонтер район башлыгы кулыннан күркәм статуэткалар алу бәхетенә иреште. Бүләкләнүчеләр арасында Наҗия Гатина да бар. Ул бүләкләнүе турында ишеткәч бик дулкынланган. Штабта үзен күрсәтү хакына эшләмәвен әйтеп, ул:

— Иң мөһиме — балалары-быз исән-имин әйләнеп кайтсын. Җиңеп кайтсыннар. Без булдырабыз! — ди.

Әлбәттә инде, челтәр үрү эше һаман да дәвам итә. Үреп озатылган челтәрләр саны ике йөздән арткан инде.

— Бер ханым улына посылка җибәрергә дип килгән иде, ә бездә әзер челтәр юк. «Әйдәгез, безнең белән үрегез», — дидек аңа. Ул өч көн ярдәм итте. Тагын бер йөкле ханым да иремә кирәк дип ярдәмгә килде, — дип искә ала штаб волонтёры Раиса Ушакова.

Хәзер челтәр үрүчеләр ике сменада эшли икән. Әле шулай да челтәрләргә сорау зур.

«Мөмкинлеге булган һәркемне көнгә бер генә сәгатькә булса да безгә ярдәм итәргә чакырабыз. 
Бу — безнең балаларыбыз өчен бик кирәк!» — ди волонтерлар, әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса